default_mobilelogo

Көллият студентларыбыз шәһәребезнең яшьләр үзәкләре тарафыннан татар телендә оештырылган күпсанлы әдәби-музыкаль чараларда, интеллектуаль бәйгеләрдә, квест һәм форумнарда катнашалар. Шәһәр һәм Республика күләмендә дә үз көчләрен сынап карыйлар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

"Телем – горурлыгым минем" ораторлык осталыгы бәйгесендә Республика күләм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткән чарада көллиятебезнең 1 курс студентлары катнашты. Шакиров Сәйдәш – Нариман Камаловның "Кечкенә Тукайның Казанга килүе", Җәләлов Камил Муса Җәлилнең "Тик булса иде ирек" шигыре белән чыгыш ясады. Студентларга катнашу таныклыгы бирелде.

X Республика күләмендә Минзәлә педагогика көллиятендә уткәрелгән фәнни-гамәли конференциясендә укытучылар да, студентлар да катнашты. Сәләхова Чулпан Юныс кызы –  "Белем бирүне яңарту шартларында милли тәрбиянең әһәмияте" фәнни мәкаләсен, Шакиров Сәйдәш "Туган ягыбызның милли-мәдәни традицияләрен саклау" бүлегенә "Табанлы Күл авылы тарихы һәм мәдәни мирасы", Бусарев Раил "Яр Чаллы шәһәре мәчетләре һәм мәдрәсәләре тарихы" дигән тикшеренү эше белән катнаштылар.

"Татар егете-2022"  - ел саен үткәрелә торган төбәкара проект. Ул иҗади сәләтле яшьләргә ярдәм итүгә, Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәни традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә, гражданлык һәм милләтара теләктәшлек тәрбияләүгә юнәлтелгән гаять күләмле чара.  3 курс студенты Шәймиеа Айнур сайлап алу турын үтеп, финалга чыкты һәм татар яшьләре арасында "Зирәк егет!" исеменә лаек булды.

"Минем кече ватаным белән Рәсәй башлана!" Республика күләм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткән иҗади бәйгедә Шакиров Сәйдәш "Минем шәҗәрәм", Закиров Равил "Бай тарихлы авылым – Теләнче-Тамак"  тикшеренү эшен тәкъдим итте һәм аларга катнашу таныклыгы бирелде.

Казанда апрель аенда татар теле буенча IX Халыкара олимпиада узды. 2 сайлап алу турын үткәч (тест һәм җанлы аралашу форматында), Шакиров Сәйдәш финалга үтте һәм  катнашу дипломын алды.

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә үткәрелгән М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча картиналар конкурсында Йосыпов Камил катнашып икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Шул ук уку йортында узган Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 1-2 курс рус телле студентлары арасында татар теле буенча республика олимпиадасында Парфенов Данил һәм Усманов Матвей катнаштылар.

В.Д.Поташов исемендәге техник көллияттә булып үткән "Хәзерге җәмгыятьтә туган тел: яшь тикшеренүчеләрнең карашы" республика фәнни-гамәли конференциясендә Йосыпов Камил чыгыш ясап катнашу таныклыгы алды, ә студентны әзерләгән өчен укытучы Миниханова Әдилә Әмирҗан кызына Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында үткәрелгән Татар шагыйре Сәйф Сарайның 700 еллыгына багышланган "Алтын Урда шагыйрьләренең тарихи-мәдәни мирасы" тикшеренү эшләренең республика конкурсында Газизов Айбулат  катнашып "С.Сараи әсәрләренә тирән анализ өчен" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Шул ук конкурс кысаларында методик эшләр конкурсында укытучы Миниханова Әдилә Әмирҗан кызы "Класстан тыш чараның иң яхшы методик эше" номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.

Түбән Кама педагогия көллиятендә 2 курс студентлары өчен татар, рус һәм инглиз телләре буенча үткәрелгән  республика полилингваль марафонында көллиятебез командасы катнашты. Команда составында студентларыбыз Гарданова Алина, Даянов Рушат, Нәбиуллин Руслан үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар "Иҗади якын килү" номинациясендә җиңүче булдылар.

Л.Б.Васильев исемендәге автомеханик техникумда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында узган "Без Тукай оныклары" республика конкурсында катнашкан Хөсәенов Ислам өченче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

Казан энергетика көллиятендә үткәрелгән Сибгат Хәким юбилеена һәм Роберт Рождественскийның 90 еллыгына багышланган "Мин туган телем сөйләменә ашкынам..." сәнгать осталыгы конкурсында Газизов Айбулат үзенең көчен сынады һәм катнашу таныклыгы алды.

Аксубай универсаль технологияләр техникумында оештырылган "Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы" Республика фәнни-гамәли конференциясендә Пакеев Владимир катнашты.

Студентларыбыз тәрбияви проектларда катнашып, белемнәрен, сәләтләрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә кулланалар, остаралар, рухи усеш алып кайталар. Дәрестән тыш чараларга әзерләнү, катнашу халкыбызның бай тарихына, гореф-гадәтләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли.

 

Студенты  Набережночелнинского политехнического колледжа участвуют в многочисленных литературно-музыкальных мероприятиях, интеллектуальных конкурсах, квестах и форумах, организованных молодежными центрами города на татарском языке. Испытывают свои силы среди учреждений среднего профессионального образования на уровне города и республики, участвуют в международных проектах, показывают хорошие результаты.

В Республиканском конкурсе ораторского мастерства "Язык мой - гордость моя", проходивший среди студентов профессиональных образовательных организаций, приняли участие студенты 1 курса нашего колледжа. Шакиров Сайдаш выступил с поэмой Наримана Камалова "Приезд маленького Тукая в Казань", Залялов Камиль  -  со стихотворением "Только бы была свобода". Студенты получили сертификаты частников.

Участниками X Республиканской научно-практической конференции, которая прошла в Мензелинском педагогическом колледже, стали и преподаватели, и студенты. Салахова Чулпан Юнусовна подготовила научную статью "Значение национального воспитания в условиях обновления образования", Шакиров Сайдаш в секции "Сохранение национально-культурных традиций родного края" представил исследовательскую работу "История и культурное наследие села Табанлы Куль Актанышского района", а Бусарев Раиль работу "История мечетей и медресе г. Набережные Челны".

Региональный проект "Татар егете-2022" является ежегодным проектом и направлен на поддержку творчески одаренной молодежи, возрождение и развитие национальных культурных традиций народов Республики Татарстан, воспитание гражданской и межнациональной солидарности. Проходя отборочный тур, студент 3 курса Шаймиеа Айнур вышел в финал и завоевал звание "Талантливый юноша!".

"С малой родиной моей начинается Россия!" в Республиканском творческом конкурсе среди студентов профессиональных образовательных организаций Шакиров Сайдаш представил исследовательскую работу "Моя родословная", Закиров Равиль работу "Деревня с богатой историей - Теланче-Тамак".

В Казане в апреле прошла IX Международная олимпиада по татарскому языку.  Пройдя 2 отборочных тура (тестовый и в формате живого общения),  Шакиров Сайдаш прошел в финал и получил диплом участника очного тура олимпиады.

В конкурсе картин по жизни и творчеству М.Джалиля, проведенном в Мензелинском педагогическом колледже им. М.Джалиля, Юсупов Камиль удостоился диплома второй степени. В республиканской олимпиаде по татарскому языку среди русскоязычных студентов 1-2 курса профессиональных образовательных организаций Республики Татарстан приняли участие Парфенов Данил и Усманов Матвей.

На Республиканской научно-практической конференции "Родной язык в современном обществе: взгляд молодых исследователей", которая прошла на базе ГАПОУ "Технический колледж им. В.Д. Поташова" выступил Юсупов Камиль, а за подготовку студента преподавателю Минихановой Адиле Амирзяновне было вручено Благодарственное письмо.

В Чистопольском сельскохозяйственном техникуме имени Г.И.Усманова Газизов Айбулат был награжден дипломом победителя в номинации "За глубокий анализ произведений С.Сараи" в республиканском конкурсе исследовательских работ "Историко-культурное наследие золотоордынских поэтов", посвященном 700-летию татарского поэта Сайфа Сарая. В рамках этого же конкурса преподаватель Миниханова Адиля Амирзяновна получила диплом лауреата в номинации "Лучшая методическая работа внеклассного мероприятия".

В Нижнекамском педагогическом колледже на республиканском полилингвальном марафоне по татарскому, русскому и английскому языкам среди студентов 2 курса приняла участие целая команда колледжа. В составе команды наши студенты Гарданова Алина, Даянов Рушат, Набиуллин Руслан продемонстрировали свои знания и умения. Они стали победителями в номинации "Творческий подход".

В автомеханическом техникуме им. Л.Б.Васильева участник республиканского конкурса "Мы внуки Тукая" Хусаинов Ислам был награжден дипломом третьей степени.

В конкурсе художественного мастерства "Я жажду утолять привык родною речью…" посвященном юбилею Сибгата Хакима и 90-летию Роберта Рождественского принял участие Газизов Айбулат.

В Республиканской научно-практической конференции "Нематериальное культурное наследие Республики Татарстан", организованной в Аксубаевском техникуме универсальных технологий, принял участие Пакеев Владимир.

Студенты участвуя в воспитательных проектах обогащают свои знания, творчески расскрываются, проявляют способности в решении нестандартных задач. Подготовка и участие к внеурочным мероприятиям воспитывает в студентах любовь к богатой истории, традициям народа и  национальному искусству.