default_mobilelogo

"Халкымның милли рухи хәзинәсе"

 Яр Чаллы политехник көллиятендә "Халкымның милли рухи хәзинәсе" исемендә туган тел һәм әдәбияты буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла. Түгәрәкнең җитәкчесе – Сәләхова Чулпан Юныс кызы. Әлеге укыту формасы белем бирү процессының бер өлеше булып тора һәм көллияттә 4 ел дәвам ителә. Дәрестән тыш чараларның төп билгеләнеше – дәрестә каралган теоретик материалларны тирәнтен өйрәнү генә түгел, алган белемнәрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә куллана белү күнекмәләрен үстерү дә, мәсьәләләр белән эшләү культурасын тәрбияләү дә.

Эшнең актуальлеге шунда ки: хәзерге заман баласын әдәбиятка, сәнгатькә тарту – иң кыен мәсьәлә. Халык авыз иҗаты борын заманнан иң куәтле тәрбия чарасы булган. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Татар халык әкиятләрен, табышмакларын, мәсәлләрен, җырларын, бәйрәмнәрен өйрәнү, барлау, туплау тәрбия чарасы гына түгел, ул буыннарны тоташтыручы әһәмиятле чара булып тора.

Татар телен һәм әдәбиятын укытуның төп максатларыннан берсе - укучыларны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар халкының бай тарихына, традицияләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен татар телен укытуның мөһим бурычларының берсе булып түбәндәгеләр билгеләнә: халык авыз иҗаты үрнәкләрен гамәли үзләштерүгә ирешү, ягъни татар мәкальләрен, әкиятләрен, җырларын, табышмак, санамыш, сынамышларын аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга, аларны кулланып төрле темаларга сөйләшергә өйрәтү һәм алар аша татар халкының гореф-гадәтләре турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

Студентларыбыз Шәһәребезнең яшьләр үзәкләре тарафыннан татар телендә оештырылган күпсанлы әдәби-музыкаль чараларда, интеллектуаль бәйгеләрдә, квест һәм форумнарда катнашалар. Шәһәр һәм республика күләмендә дә үз көчләрен сынап карыйлар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Укучылар белемнәрен, сәләтләрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә кулланалар, остаралар, рухи усеш алып кайталар. Дәрестән тыш чараларга әзерләнү, катнашу халкыбызның бай тарихына, гореф-гадәтләренә, милли сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли.